Help:Sysops and permissions/tt

PD Искәрмә: Бу битне редакцияләгәндә, сез үз өлешегезне CC0 астында чыгарырга риза. Күбрәк мәгълүмат алу өчен Иҗтимагый домен ярдәм битләре карагыз. PD

Хокукларны (permissions) көйләү тәртипләре төрле вики-проектларда төрлечә оештырылган була ала. Ләкин баштагы чыганак MediaWiki инсталляциясенең үзендә берничә хокук бар, һәм аларның иң әһәмиятлеләре — администратор (sysop) һәм бюрократ (bureaucrat) хокуклары.

Администраторлар (sysops)

Стандарт көйләүләр буенча Mediawiki ышанычлы кулланучыларга өстәмә функцияләр бирә. Шул кулланучылар 'sysops' ('администраторлар') дип атала. Күпчелек вакытта вики-җәмгыятьнең гади катнашучылары моны күрмәскә тиеш. Һәр катнашучы битләрне үзгәртүдә һәм хәтта викины кардиналь яңадан оештыруында катнаша ала. Кулланучы-администраторның өстәмә хоку-вәкаләтләре бәхәсләрне чишү һәм кабат вандализмны булдырмау өчен кирәк.

Администраторлар кемнәр алар?

Администраторлар исемлеген Special:ListUsers/sysop битендә табарга була.

Администраторлар нәрсә эшли ала?

Администраторлар эшли ала торган берничә өстәмә гамәл бар. Шуларның иң әһәмиятлеләре:

Битләрне яклау (protecting) яки битләрдән яклауны алу һәм, шулай ук, якланган битләрне редакцияләү
Битне 'яклау' гади кулланучыларга битне редакцияләргә бирми. Битләрне яклауның берничә максаты бар. Күбрәк мәгълүмат өчен Ярдәм:Якланган битләр битен карагыз. Администраторлар өчен мәгълүматны Help:Protecting and unprotecting pages битендә карагыз.
Битләрне бетерү һәм яңадан торгызу.
Битне һәрвакытка шундый ысул белән бетерергә була ки, аны гади кулланучылар хәтта битнең тарихында да таба алмас. Гади кулланучыларда андый хокуклар юк. Администраторлар өчен мәгълүматны Help:Deletion and undeletion битендә карагыз.
Кулланучыны яки IP-адресларны блоклау яки блоклаудан алу.
Кулланучылар викида блокланып калырга мөмкин. Даими рәвештә вандаллык кылуны булдырмау өчен бу яхшы ысул. Теркәлгән исем яки IP-адресы буенча танылган кулланучылар бөтенләйгә яки билгеләнгән вакытка блоклана ала. Вакытлыча блокланып калу аларга "суынырга" мөмкинлек бирә. Блокланган кулланучы викины гадәттәгечә укый алачак, ләкин аның редакцияләргә яки башка үзгәртүләр кертергә мөмкинлеге булмаячак. Help:Blocking users битен карагыз.
Патрульне башкару һәм патрульне узган төзәтмәләрне карау.
Бу — башка администраторлар белән үзара эшчәнлекне оештыруның ысулы. Ул викидагы һәрбер төзәтмәнең ышанычлы кулланучы тарафыннан тикшерелгән булуга инанырга ярдәм итә. Help:Patrolled edits битен карагыз.

Интерфейс администраторлары

MediaWiki version:
1.32

Бюрократлар

Стандартлы Mediawiki'да хокукларның башка дәрәҗәсе — ул 'бюрократлар' ('bureaucrat') төркеме. Стандарт көйләүләр буенча бюрократлар барлык катнашучылар өчен катнашучы төркемнәрен үзгәртә ала.

Бюрократлар эшли алган, ә администраторлар ('sysop') эшләргә мөмкин булмаган иң мөһим нәрсә — кулланучыларны администраторларга кадәр күтәрү (һәм гамәлдәге администраторларны гади кулланучылар дәрәҗәсенә кадәр төшерү). Help:User rights and groups битен карагыз.

Шулай ук карагыз

Category:Help/tt#Sysops%20and%20permissions
Category:Help/tt